Әфганстанда мәдрәсәдә шартлау булган

Гадәттән тыш хәл 9 кешенең гомерен өзгән.

(Казан, 9 май, "Татар-информ"). Әфганстанның Парван провинциясендәге мәдрәсәдә көчле шартлау булган, 9 кеше үлгән, дип яза ТАСС агентлыгы Tolonews телеканалына сылтама белән.

Мөселманнарның дини уку йортында булган гадәттән тыш хәл аркасында 8 укучы һәм җирле дини белгечләр советы башлыгының гомере өзелгән. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр турындагы мәгълүмат ачыклана. Әлегә бер генә террорчылык оешмасы да җаваплылыкны үз өстенә алмаган, диелә.