news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «ГАЗель» зур тизлектә автобуска бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпле, Горький шоссесында зур бөке хасил булган.

Казанда «ГАЗель» зур тизлектә автобуска бәрелгән

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Горький шоссесында Казаннан чыкканда «ГАЗель» һәм автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Зур тизлектә килгән йөк машинасы автобус артына бәрелгән. Бәрелешүдән соң «ГАЗель»ның кабинасы яньчелгән. Бу «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары җибәргән видеода күренә.

Шаһитлар сүзләренчә, йөк машинасы йөртүчесе зыян күргән булырга мөмкин. Юл һәлакәте сәбәпле, юлның бу өлешендә зур бөке хасил булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр турындагы мәгълүматны ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100