news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шәхси йортта янгын чыккан, зыян күрүчеләр юк

Янгын электр җиһазын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Казанда шәхси йортта янгын чыккан, зыян күрүчеләр юк
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда шәхси йортта янгын чыккан, зыян күрүчеләр юк. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар интернетта шул хакта видеоролик урнаштырды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Лагерная урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 22.57 сәгатьтә килгән.

Урынга 4нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган хуҗалар өйдә беркем дә булмавын әйткән. Бу вакытта ялкын телләре агач йортны һәм башка каралтыларны ялмап алган була инде.

23.30 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Аның мәйданы 91 квадрат метр тәшкил иткән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын электр җиһазын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100