news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изоляцияләнү режимында өйдән белешмәсез чыккан өчен яңа маддә нигезендә штраф салына

Массакүләм мәгълүмат чаралары раслаганча, Татарстан Югары суды, янәсе, район судларына элек язылган штрафларны гамәлдән чыгарырга күрсәтмә биргән.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимында өйдән рөхсәт белешмәсеннән башка чыккан өчен яңа маддә буенча штрафка тарта башлаганнар.

1 апрельдә РФ Административ кодексының «Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү турында»гы яңа маддәсе үз көченә керде. Аның буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен кисәтү яки бер меңнән алып утыз мең сумга кадәр штраф каралган. 

Вазифаи зат шундый хокук бозган өчен 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик зат 300 меңнән ярты миллион сумга кадәр штраф түләячәк.

Агентлыкка мәгълүм булганча, Эчке эшләрнең барлык территориаль бүлекләрендә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен җәза бирү хокукына ия 12 ведомство вәкилләре кергән эшче төркемнәр бар.

Полиция хезмәткәрләре кешене урамда туктата, әгәр аның законсыз йөрүе ачыклана икән, аңа материал төзелә, аннары ул эш төркеменә тапшырыла. Анда инде административ хокук бозу турында беркетмә төзелә.

Элегрәк мәгълүмат чараларында Татарстан Югары суды, янәсе, республика район судларына иске маддә буенча язылган штрафларны гамәлдән чыгарырга дигән хәбәр булды. Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстан Югары суды мондый күрсәтмәләр бирергә вәкаләтле түгел, ул эшләрне шикаять бирү стадиясендә карый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100