news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында таможня хезмәткәрен ришвәт алганда тотканнар

Хәзер ул 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Казан аэропортында таможня хезмәткәрен 300 доллар күләмендә ришвәт алганда тотканнар.

Казан транспорт полициясе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 7 март көнне 42 яшьлек таможня хезмәткәре Истанбулдан Казанга кайткан пассажирда 10 мең доллардан артык декларацияләнмәгән акча табып алган. Таможня тикшерүе акты төземәс өчен, ул хатын-кыздан 300 доллар күләмендә ришвәт алган.

Әлеге факт нигезендә «Ришвәт алу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер таможня хезмәткәре 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100