news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда торак йортларның берсендә янгын чыккан

Янгын Чулман проспектында торак йортта чыккан.

Чаллыда торак йортларның берсендә янгын чыккан

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Чаллыда, Чулман проспектында торак йортларның берсендә фатирда янгын чыккан.

15.16 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына янгын турында хәбәр килгән. Беренче каттагы фатирда чыккан янгын 2 кв. метр мәйданга зыян китергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгында 60 яшьлек фатир хуҗасының 40 процент тәне 3-4 дәрәҗәдә пешкән. Аны авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Беренче катта яшәүче башка кешеләр урамга үзләре чыккан.

Янгынны сүндергәннәр. Хәзер янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot