Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирус таралу сәбәпле, Үзбәкстан хаҗиларын Согуд Гарәбстаныннан кайтарганнар
Аларны яшәү урыны буенча ике атна табиблар күзәтәчәк.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Коронавирус таралу сәбәпле, хаҗ кылган 244 үзбәк кешесен чартер рейсы белән Согуд Гарәбстаныннан кайтарганнар. Бу турыда РИА Новости Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы санитар-эпидемиологик иминлек агентлыгы вәкиле сүзләренә сылтама белән хәбәр итте.
27 февральдән Үзбәкстан авиакомпаниясе, коронавирус таралу сәбәпле, Согуд Гарәбстаны хакимияте хаҗилар һәм туристлар кабул итүне, Ташкенттан Җиддә һәм Мәдинәгә рейсларны туктатты. Авиакомпания Согуд Гарәбстанына хаҗ кылучы Үзбәкстан гражданнары өчен берничә чартер рейс ясавын хәбәр иткән иде. 1 февральдән Үзбәкстан Кытай Халык Республикасы, ә 1 марттан Әфганстан, Иран, Италия һәм Көньяк Корея арасында авиаочышларны туктатты.
«Җиддәгә кече хаҗ кылучы 244 үзбәк кешесе чартер рейс белән Ташкентка кайткан. Барлык пассажирлар да җентекләп тикшерелгән. Аларда коронавирус ачыкланмаган», — диде агентлык вәкиле.
Аларны яшәү урыны буенча ике атна табиблар күзәтәчәк.
Согуд Гарәбстаны сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча 8 мартка коронавирус йоктыручылар саны 11 кешегә кадәр арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз