Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тәмәкедән чыккан янгында ир-ат үлгән
Янгын кичә кич республиканың Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында чыккан.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке 39 яшьлек ир-атның үлеменә сәбәп булган. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында янгын турындагы хәбәр кичә 23.57 сәгатьтә килгән», – дип ачыклык кертелгән ведомство хәбәрендә.
Янгын сүндерүчеләр бер катлы торак йортны һәм ишегалды корылмаларын янгын чорнап алуын ачыклаган.
Янгынны сүндергәч, 39 яшьлек йорт хуҗасының мәетен тапканнар.
Янгын 140 кв метр мәйданга зыян китергән. Янгын тәмәке тартканда сак булмау аркасында чыккан булырга мөмкин
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз