news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә бүген Татарстан юлларында сак булырга куша

Бүген Татарстанда буран көтелә, юлларда бозлавык һәм карт көртләре булачак.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстан территориясендә көчле буран, шулай ук юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Шуңа бәйле рәвештә республика Дәүләт автоинспекциясе юлда иминлекнең төп чаралары турында искә төшерә.

Машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлекне түгел, ә куркыныч булмаган тизлекне сайларга тиеш. Каршы як полосага чыгу ише хәтәр маневрлар ясамагыз. Автомобиль салонында бар кеше дә иминлек каешы белән эләктерелгән булсын, алгы утыргычта балаларны 12 яшькә кадәр, ә арткы якта 7 яшькә кадәр махсус креслода гына утыртып йөртергә рөхсәт ителә.

Җәяүлеләргә дә саграк булырга кирәк, юл аша зебрадан гына чыгарга мөмкин. Караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Татарстан ЮХИДИ хезмәте барлык кешеләрне дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда бик сак булырга өнди.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100