news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Теләче районы трассасында бер гаилә һәлак булган

Шаһитлар әйтүенчә, монда Porsche автомобиле белән Ford җиңел машинасы бәрелешкән.

Татарстанның Теләче районы трассасында бер гаилә һәлак булган
Фото: һәлакәт шаһитларыннан

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Казан — Шәмәрдән трассасының Теләче районына кергән өлешендә коточкыч юл һәлакәте булды.

Шаһитлар әйтүенчә, монда Porsche автомобиле белән Ford җиңел машинасы бәрелешкән. Көчле бәрелеш аркасында ике машина да юл читенә чыгып очкан.

«Җиңел машинада ике кеше — ир-ат һәм хатын-кыз булган. Икесе дә вафат», — дип ачыклык керттеләр юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары. 

Агентлыкка мәгълүм булганча, Ford автомобилендә һәлак булучылар — ирле-хатынлы бер гаилә әгъзалары. Аларның икесенә дә 50 яшьләр тирәсе булган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot