news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районында самолет аварияле рәвештә төшеп утырган

Бортта ике кеше булган, алар зыян күрмәгән.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсе тикшерүчеләре һәм Идел буе транспорт прокуратурасы хезмәткәрләре Cessna җиңел моторлы самолетының Бөгелмәдә аварияле рәвештә утыруын тикшерә башлады.

Бүген Татарстанның Бөгелмә районында Яңа Сумороково торак пункты янында 15.30 сәгатьтә җиңел моторлы Cessna самолеты аварияле төшеп утырды. Бортта ике кеше булган, алар зыян күрмәгән.

Һәлакәт урынына тикшерүчеләр һәм прокуратура вәкилләре барды, алар һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100