news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танзаниядә билгесез инфекция аркасында 15 кеше үлгән

Авыручылар күңел болганудан һәм кан косудан җәфа чигә - 50 кеше хастаханәгә озатылган.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Танзаниядә кимендә 15 кеше билгесез инфекция корбаны булган, илледән артык кеше хастаханәгә эләккән.

РИА Новости Anadolu агентлыгына хәбәр итүенчә, Танзаниянең сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле авырулар күңел болгану һәм кан катыш косудан җәфа чигә.

«Авыру әлегә киң таралмаган, чир бер административ округта гына килеп чыккан», — дип хәбәр итә Мбея өлкәсенең Чунья округыны баш табибы Фелиста Кисанду.

Ул, кешеләр хастаханәгә соң килгән очракта үлә, дип аңлата. Илнең сәламәтлек саклау министры төбәккә экспертлар төркемен җибәргән. Клиник тикшерү пациентларның (нигездә, ир-атлар) бавыр җәрәхәте һәм авырулары белән интеккәнлеген күрсәткән.

Шундый очраклар төбәктә 2018 елда теркәлгән булган, ул чакта югары температура, кан катнаш косу һәм ашказаны эшчәнлеге бозылудан берничә кеше зыян күргән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100