news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Шевроле» машинасы, Казан янында «ГАЗель» белән бәрелешкәч, металл өеменә әверелгән

Авария бүген иртән Казан – Яшел Үзән юлында булган.

«Шевроле» машинасы, Казан янында «ГАЗель» белән бәрелешкәч, металл өеменә әверелгән
шаһитлар

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Шевроле» автомобиле, Татарстан юлында «ГАЗель» белән бәрелешкәч, металл өеменә әверелгән.

Әлеге аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, юл һәлакәте бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Казан – Яшел Үзән трассасында булган. Биредә «ГАЗель» фургоны һәм Түбән Новгород өлкәсе номерлары куелган «Шевроле» автомобиле юлны бүлешә алмаган.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, «ГАЗель» исә юлга аркылы баскан.

«Җиңел автомобильнең йөртүчесен ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып китте. Аның куллары җәрәхәтләнгән иде», - дип ачыклык кертте авариянең шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot