Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Прокуратура: Чаллы автобусы ике яшүсмер ут белән уйнау аркасында янган
Микроавтобус барган килеш яна башлаган, барлык пассажирлар һәм машина йөртүче аннан чыгарга өлгергән, зыян күрүче юк.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Чаллыдагы маршрут автобусы ике яшүсмернең ут белән уйнавы аркасында янган.
Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, янгын 13 һәм 14 яшьлек ике яшүсмернең ут белән шуклыгы аркасында килеп чыккан. Алар кулындагы зажигалкада газ баллончыгы янып китә. Фаразлаулар буенча, малайлар аны кабызып уйнаган.
Үсмерләрнең шәхесләрен ачыклаганнар, алар полиция бүлегендә профилактик исәптә тора. Икесен дә тоткарлаганнар.
Элегрәк «Татар-информ» Чаллыда микроавтобус янганлыгы турында хәбәр иткән иде. Транспорт хәрәкәт иткән килеш яна башлаган, барлык пассажирлар һәм машина йөртүче аннан чыгарга өлгергән, берәү дә зыян күрмәгән.
Чаллы прокуратурасы балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлек һәм хокук бозулар буенча профилактика системасы органнары эшен тикшерәчәк. Тикшерү вакытында шулай ук ата-аналарның яки яшүсмерләрнең законлы вәкилләренең җаваплылыгы мәсьәләсе дә хәл ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз