news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яна башлаган автобустан пассажирлар чыгып өлгергән

Янгын мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән, нәтиҗәдә автобус салоны тулысынча янып беткән.

Чаллыда яна башлаган автобустан пассажирлар чыгып өлгергән

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда юлда барганда микроавтобус яна башлаган, пассажирлар урамга чыгарга өлгергән.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 14.50 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Чаллыда «Челныгорстрой» тукталышында  микроавтобус януы турында хәбәр килгән. Автобус хәрәкәт вакытында яна башлаган.  

Машина йөртүче һәм 10 пассажир янгын сүндерүчеләр килгәнче яна башлаган транспорттан чыгарга өлгергән. Тиздән утны сүндергәннәр.

Янгын мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән, нәтиҗәдә автобус салоны тулысынча янып беткән. Кешеләр зыян күрмәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100