news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда баганага бәрелгән таксиның пассажиры үлгән

Ямашев проспектында 103 йорт янында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казанда фонарь баганасына бәрелгән таксиның пассажиры үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кич Ямашев проспектында 103нче йорт янында «Яндекс.Такси» чит ил машинасы зур тизлектә баганага килеп бәрелгән.

Авариядә «Рено» пассажиры - 27 яшьлек хатын-кыз алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча автомобиль йөртүче тизлеген арттырган һәм идарә итә алмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot