Казанда күпкатлы йорт подъездында янгын чыгу сәбәпле, анда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Бу хәл кичә кич Җиңү проспектындагы 78нче йортта булган.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Казанда электр щиты яну аркасында күпкатлы йорт подъездларының берсендә яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.«Кичә 22.10 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтенә Җиңү проспектындагы 78нче йорт подъездының берсендә көчле төтен булуы турында хәбәр килгән», – дип сөйләделәр ведомство матбугат хезмәтендә.7нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре электр щиты януын ачыклаган. Бу подъезда яшәүчеләр үзләре урамга чыккан.Янгын сүндерүчеләр өч минутта янгын чыганагын сүндергән. Зыян күрүчеләр юк.