news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда чаңгы ярышлары буенча паралимпия чемпионы Ирек Маннанов вафат

Маннанов 1998 елдан Югары спорт осталыгы мәктәбе өчен чыгыш ясый, 1997 елдан Россия җыелма командасы әгъзасы була.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда Россиянең атказанган спорт мастеры, ике тапкыр паралимпия уеннары чемпионы Ирек Маннанов вафат булды. Бу хакта «Бәләбәй хәбәрләре» газетасы яза, дип хәбәр итә «Башинформ».

Ирек Маннанов 1998 елдан Югары спорт осталыгы мәктәбе өчен чыгыш ясый, 1997 елдан Россия җыелма командасы әгъзасы була.

Ул чаңгыда узышу буенча ун тапкыр Россия чемпионы, күрү буенча инвалидлар арасында биш мең һәм 10 мең метрга йөгерүдә җиңел атлетика буенча Россия чемпионатының дүрт тапкыр көмеш призеры.

Ике тапкыр Европа чемпионатларының көмеш призеры. 2003 һәм 2005 елларда Дөнья чемпионы.

Берничә тапкыр чемпионатларның көмеш һәм бронза призеры булды. 

Почет (1998), Халыклар дуслыгы (2005), «Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» (2006) орденнары белән бүләкләнгән.

Хушлашу мәрасиме вакыты һәм урыны турында мәгълүмат ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100