news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алма-Атада атыш вакытында дүрт яшьлек кыз бала һәлак булган

Фаҗига 7 гыйнварда булган.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанның элеккеге башкаласы Алма-Атада атыш вакытында дүрт яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу хакта Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аружан Саин сөйләде, дип хәбәр итә Telegram-каналда Tengrinews.kz порталы.

Фаҗига 7 гыйнварда булган. Кыз башка өч бала белән бергә машинада бара торган булган, Сәйфуллин һәм Сатпаев урамнары чатында автомобильгә атканнар.

Элегрәк Алма-Атада күпләп тәртипсезлекләр вакытында әти-әнисе белән бергә урамда йөргән 11 яшьлек баланың утлы корал ярасыннан үлеме билгеле булган иде. Моннан тыш, 15 яшьлек үсмер автомобильгә атканда зыян күрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100