news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси йортта янгын вакытында апалы-энеле ике бертуган үлгән

Югары Ослан авылында ике гаилә яши торган агач йортның яртысы янган.

Татарстанда шәхси йортта янгын вакытында апалы-энеле ике бертуган үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Югары Ослан районында шәхси йортта чыккан янгында ир-ат белән хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичке унберенчедә Югары Ослан авылының Автодорожная урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Биредә ике гаилә яши торган агач йортка ут капкан. Өйнең янмый торган өлешендәге кешеләр урамга чыгып өлгергән. Йортның икенче өлешендә чыккан янгынны 112нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре 21.35 сәгатьтә сүндергән.

Янгынны сүндереп ун минут үткәч, башта 55 яшьлек хатын-кызның, ә бер сәгатьтән соң аның 50 яшьлек энесенең мәетен табып алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100