news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиңел автомобильләр кара-каршы бәрелешкәч, ике кеше зыян күргән

Юл һәлакәте кичә кич белән Биектау районында булган.

Татарстанда җиңел автомобильләр кара-каршы бәрелешкәч, ике кеше зыян күргән

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел автомобильләр кара-каршы бәрелешкән, нәтиҗәдә ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте кичә кичке тугызынчыда республиканың Биектау районында Казан — Малмыж автомобиль юлында булган. Биредә «Опель» һәм «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да юл читенә төшеп киткән.

«Юл һәлакәтендә ким дигәндә ике кеше зыян күргән — табиблар аларны хастаханәгә алып китте», — дип белдерде агентлыкка авариянең шаһитлары.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100