news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 13 кеше салют һәм петардалар кулланганда зыян күргән

Табиблар зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм күрсәткән һәм амбулатория шартларында дәвалануны дәвам итү өчен өйләренә кайтарып җибәргән.

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 13 кеше салют һәм петардалар кулланганда зыян күргән
архив/Михаил Захаров

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 13 кеше (аларның дүртесе – балалар һәм яшүсмерләр) салют һәм петардалар кулланганда зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казанда 11 яшьлек кызның күз кабагы янган һәм күзнең мөгез катлавы зыян күргән, Яшел Үзәндә салюттан чыккан очкын 8 яшьлек кызның күзенә эләккән. 17 яшьлек егет пиротехника кулланганда битен яндырган, Зәйдә исә 14 яшьлек үсмернең кулында петарда шартлаган.

Табиблар зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм күрсәткән һәм амбулатория шартларында дәвалануны дәвам итү өчен өйләренә кайтарып җибәргән.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 13 зыян күрүченең сигезе тәнен яндырган, калганнары башка төрле җәрәхәтләр алган.

Пиротехника кулланганда саксыз эш иткән ике ир-ат хастаханәдә дәвалануын дәвам итә.

5 гыйнвар көнне Бөгелмәдә 40 яшьлек ир-атның кулында петарда шартлаган. Зыян күрүчене Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

6 гыйнварда Татарстанга кунакка килгән Марий Эл Республикасында яшәүче 38 яшьлек ир-атның пиротехника кулланганда саксыз эш итү нәтиҗәсендә сул күзе яраланган. Аны хастаханәнең хирургия бүлегенә китергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100