news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш районында чыккан янгын торак йортны юк иткән һәм 60 яшьлек ирнең гомерен өзгән

Янгынның мәйданы 145 квадрат метр тәшкил иткән.

Тәтеш районында чыккан янгын торак йортны юк иткән һәм 60 яшьлек ирнең гомерен өзгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Тәтеш районында чыккан янгын торак йортны юк иткән һәм 60 яшьлек ир-атның гомерен өзгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Сөендек авылының Горький урамында торак йорт һәм ишегалдындагы корылмаларның дөрләп янып китүе хакында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 145 квадрат метр тәшкил иткән.

Урынга Олы Тархан авылы янгын сүндерүчеләре юл тоткан. Алар янгынны 25 минут эчендә сүндергән.

Ут белән көрәшүчеләр, кисәүләрне аралаган вакытта, 60 яшьлек йорт хуҗасының мәетенә тап булган.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot