Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт районында мәктәптә кыска ялганыш килеп чыгу сәбәпле балаларны эвакуацияләгәннәр
Гадәттән тыш хәл районның Рус Акташы авылындагы урта мәктәптә булган.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәт районында бер мәктәптә кыска ялганыш килеп чыгу сәбәпле 210 баланы эвакуацияләгәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Рус Акташы авылындагы урта мәктәпнең аш бүлмәсендә төтен чыгуы хакында хәбәр килгән. Урынга 165нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан.
Ут белән көрәшүчеләр мәктәптә янгын чыкмавын, ә электр щитында кыска ялганыш хасил булуын ачыклаган.
Алар килгәнче үк мәктәп администрациясе 210 баланы һәм 20 хезмәткәрне бинадан чыгарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз