Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор актив Татарстан районнары рейтингын төзегән
Рейтинг 2017 елда күзәтчелек органнарына кулланучылар хокукларын бозуда мөрәҗәгатьләр саны буенча төзелгән.
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте кулланучылар хокукларын яклау буенча актив булган Татарстан районнары рейтингын төзегән.
Рейтингны Казан, Питрәч, Лаеш, Бөгелмә, Түбән Кама һәм Югары Ослан районнары җитәкли.
Топ-6 2017 елда күзәтчелек органнарына кулланучылар хокукларын бозуда мөрәҗәгатьләр саны буенча төзелгән.
2017 елда барлыгы ведомствога Татарстан халкыннан 12 мең 508 мөрәҗәгать кергән. Соңгы өч ел эчендә беренче тапкыр мөрәҗәгатьләр 13,5 процентка кимегән, дип билгели Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте матбугат үзәге.

2017 елда кулланучыларның актуаль проблемалары булып, сәүдә өлкәсе, торак йортларда яшәү шартлары һәм финанс базарында хокуклары бозылудагы мөрәҗәгатьләр тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз