news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанның Авиатөзелеш районында торак йорт шартлау нәтиҗәсендә ике кеше үлде
Казанның Авиатөзелеш районында торак йортта булган шартлау нәтиҗәсендә үлүчеләрнең саны ике кешегә җитте
Скопировать ссылку
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсенең пропаганда бүлеге мәгълүматларына караганда, Казанның Авиатөзелеш районында торак йортта булган шартлау нәтиҗәсендә үлүчеләрнең саны ике кешегә җиткән. 12нче шәһәр хастаханәсендә бирегә авыр хәлдә китерелгән 55 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.
Шунысын да искәртик, бүген Мәскәү вакыты белән 0.26 сәгатьтә өч катлы өч подъездлы йортта (Казан, Авиатөзелеш районы, Кече Печора урамы, 7) шартлау була. Көнкүреш газы шартлаган дип фараз кылына. Нәтиҗәдә, йортка ут каба һәм бер подъезд өлешчә ишелеп төшә.
Җимерелеп төшкән конструкцияләрне аралау һәм зыян күрүчеләрне эзләү эшләре дәвам итә. Хокук саклау органнары тарафыннан тикшерү эше алып барыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot