news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран аркасында шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча туктатылды

Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 8 декабрьдә Татарстанда бураннар аркасында һава шартлары яхшырганчыга кадщр шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча туктатылды.

Синоптиклар фаразларына караганда, бүген республикада кар, буран, көчле җил һәм юлларда бозлавык көтелә.

Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Юлда гадәттән тыш хәлләр булган очракта 8(843)5-333-888 яки 8(843)291-91-74 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot