Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Полиция «Арт Сити» торак комплексында педофил йөри дигән хәбәрне тикшерә
Казанның полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән хатын-кыз 13 яшьлек кызына билгесез ир-ат бәйләнүен, кызга акча түләп, интим тәкъдим иткәнлеген әйткән.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казандагы полиция бүлегенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул «Арт Сити» торак комплексы территориясендә 13 яшьлек кызына билгесез ир-ат бәйләнүен, кызга акча түләп интим тәкъдим иткәнлеген әйткән. Мондый мәгълүмат социаль челтәрләрдә дә барлыкка килде.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре кызның әнисе гаризасы буенча тикшерү үткәрә.
Казанның Совет районында яшәүче бер хатын-кыз «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына йортта яшәүчеләрнең мессенджердагы чатында шуңа охшаш очрак турында мәгълүмат пәйда булуы хакында сөйләде. Район халкы сүзләренә караганда, ниндидер шикле ир-ат Космонавтлар урамында бер балага бәйләнгән. Чыннан да борчылыр өчен сәбәп бармы икәнлеген полиция хезмәткәрләре ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз