Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда баласын кыйнаган хатынны кулга алдылар
Суд Алена Епанешкинованы ике айга Тикшерү изоляторына җибәрү турында карар кабул итте.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Казанда Совет районы суды Алена Епанешкинованы кулга алды. Ул 1,5 яшьлек кызын җәфалауда шикләнелә. Хатын баланы кыйнаганын видеога төшергән һәм иренә җибәргән.
Бүген Епанешникованы судка китерделәр. Тикшерү хатынны изоляторга җибәрүне сорады, чөнки ул качарга мөмкин дип шикләнергә нигез бар.
«Хатынның җинаятьтә катнашы булуы Епанешнекованың ире, кайнанасы һәм башка шаһитларның күрсәтмәләре белән раслана. Ана кеше үз гаебен таныган. Моннан тыш, хатын-кыз элек алдан уйлап сәламәтлеккә зыян китергән өчен хөкем ителгән булган, ул 2019 елда иреккә чыккан», — дип мөрәҗәгать итте тикшерүче судка.
Тикшерүче сүзләренчә, хәзер бала хастаханәдә ята. Табиблар аның хәлен уртача авыр дип бәяли, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Тикшерүчене тыңлагач, Епанешникова чак кына еламый калды. Ул судтан үзен Тикшерү изоляторына җибәрмәүләрен, ә өй аресты белән бирүләрен сорады.
«Мин бик үкенәм. Кызымнан һәм җәмәгатьчелектән гафу үтенәм. Мин бик гаепле», — диде тоткарланучы.
Суд Епанешникованы Тикшерү изоляторына җибәрү турында карар кабул итте. Ул анда ике ай, 7 февральгә кадәр булачак.
Әгәр аның гаебе исбатланса, ана кешегә 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз