news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология фәннәре докторы, профессор Азат Әхмәдуллин вафат

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы кайгы уртаклаша.

Филология фәннәре докторы, профессор Азат Әхмәдуллин вафат
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Азат Әхмәдуллин вафат булу сәбәпле, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша

Азат Әхмәдуллин 1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. 1951-1956 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1958-1961 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында аспирантурада белем ала.

1964 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1987 елда «Татар драматургиясендә социалистик реализмның тууы һәм үсеше» дигән темага филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1988 елдан профессор. 1974 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

1963-1981 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр вазифасыннан башлап, фәнни эшләр буенча директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. 1981-1999 елларда КДУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире, төп урыныннан аерылмыйча эшләү тәртибендә 2000-2004 елларда КДПИның татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып тора.

Азат Әхмәдуллиннның фәнни эшчәнлеге киңтармаклы. Аның күпсанлы хезмәтләре татар драматургиясенең барлыкка килү һәм үсеш тарихын гыйльми күзаллауга багышланган: «Горизонты татарской дараматургии» (1983), «Татарская драматургия» (1983), «Татарская драматургия» (1982) һ.б.лар. Татар театры тарихы, сәхнә сәнгате үзенчәлекләре галимнең ««Татар совет театры» (1975), «Ничек сурәтләргә сине, замандаш» (1976), «Сәхнә әдәбияты һәм тормыш» (1980) кебек күләмле хезмәтләрендә яктыртыла.

Моннан тыш Азат Әхмәдуллин — дистәләгән дәреслек һәм уку әсбаплары, тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары авторы.

Азат Әхмәдуллиның гыйльми эшчәнлеге югары бәяләнә. «Фидакяр хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп» исемле медаль (1970), Татарстан Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы (1974), Татарстан республикасының Мактау грамотасы (1994), Хезмәт Ветераны медале (1998) белән бүләкләнә; «Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1982), «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» (2002) дигән мактаулы исемнәр бирелә; Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге дипломына (1999), «Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк лауреаты» дигән мактаулы исемгә (2004) лаек табыла.

«Азат Гыйльмулла улы — тормышта гаҗәеп зыялы, киң күңелле, игелекле, миһербанлы, якын-тирәдәгеләрнең күңел халәтен тоя торган сизгер җанлы, җырга-моңга бай, сәнгатькә гашыйк, ачык күңелле кеше иде. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрдаим сакланыр», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100