Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда авыл җирлеге башлыгы, төлке дип белеп, бер хатынны атып үтергән
Бу хатын башына махсус фонарь куеп урамга чыккач, ир-ат утны кыргый хайванның күзләре дип уйлый.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Кайбыч районында Колаңгы авылы җирлеге башлыгы бер хатын-кызны атып үтергән. Башына фонарь куйган хатынны ир-ат төлке белән бутаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әлеге хәл белән таныш чыганак хәбәр итте.
Авылда яшәүче бер хатын-кыз үз хуҗалыгында төлкеләр еш йөрүгә зарлана. Хатын-кыз иртәнге якта карда җәнлек эзләрен һәм кош каурыйлары күреп ала. Ул бу проблема белән җирле башкарма комитетка мөрәҗәгать итә.
Авыл җирлеге башлыгы әлеге хатынның ире белән бергә караңгы вакытта бакчада качып, кыргый хайванга ау оештырырга була. Ул арада хуҗа хатын, маңгайга киелә торган фонарь куеп, сарайга барырга җыена. Фонарьның корылмасы аз булу сәбәпле, аның уты сүрән була һәм җирлек башлыгы аны төлке күзенең ялтыравы дип уйлый.
Ир-ат хатын-кыз ягына таба төзәп, ике тапкыр аткан. Ир-атлар хатынга атуларын аңлагач, ире аны хастаханәгә илтә, тик табиблар хатын-кызны коткарып кала алмый.
Авыл җирлеге башлыгы законлы рәвештә корал тоткан, һәлакәт вакытында исерек булмаган, элек хөкем ителмәгән. Әлеге фаҗига буенча тикшерү үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз