news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында булган авариядә тагын бер кеше үлгән

Хастаханәдә «Соболь» микроавтобусы йөртүчесе авыр җәрәхәтләрдән вафат булган.

Татарстан юлында булган авариядә тагын бер кеше үлгән

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда внедорожник һәм микроавтобус авариясендә зыян күргән тагын бер кеше вафат булган.

Бүген иртәнге унынчы яртыда Югары Ослан районында  трассада «УАЗ Патриот» һәм «ГАЗ Соболь» бәрелешкән. Элегрәк «Татар-информ» внедорожник каршы як полосага чыгып, микроавтобус белән капма-каршы бәрелешкәнлеген хәбәр иткән иде.

«УАЗ»ның 72 яшьлек шоферы авария урынында вафат булган, икенче шоферны һәм микроавтобусның өч пассажирын Казанның 7нче хастаханәсенә озатканнар.

Берничә сәгатьтән соң «Соболь»ның 57 яшьлек шоферы да авыр җәрәхәтләрдән үлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100