news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта юлда бәрелешкән дүрт машинаның берсе тротуарда 12 кешене бәрдергән

Авариядә укытучы һәлак була һәм 10 бала зыян күрә.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Новгородта автомобиль, массакүләм юл-транспорт һәлакәтеннән соң, тротуарга чыгып, 12 кешене, шул исәптән ун баланы бәрдергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Авария кичә кичке алтыда булган. Юл чатында дүрт автомобиль бәрелешкән. Бәрелгәннән соң машиналарның берсе тротуарга ыргытыла, анда ул берьюлы 12 кешене бәрдерә. Зыян күрүчеләр арасында 10 бала бар. РИА Новости мәгълүматларына караганда, балалар укытучы белән бергә театрга бара торган булган.

Барлык зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә хастаханәләргә илтәләр. Массакүләм-мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, укытучы үлгән, ә зыян күргән балаларның берсе бик авыр хәлдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100