news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында юл кырыена төшеп әйләнгән машинаның йөртүчесе һәлак булган

Бүген иртән Столбище-Атабай трассасының 17нче чакрымында үлем очрагы белән һәлакәт булды.

Лаеш районында юл кырыена төшеп әйләнгән машинаның йөртүчесе һәлак булган
очевидцы

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Лаеш районында иномарка юл кырыена төшеп китеп әйләнгән, шофер шунда ук үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Столбище-Атабай трассасының 17нче чакрымында «Тойота» йөртүчесе тизлекне арттырып, каршы як полосага чыккан. Шуннан ул юл кырыена төшеп киткән.

Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат табиблар килгәнче үлгән.

Авария урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100