news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тагылмалы чит ил машинасы янган

Янгынның башлангыч сәбәбе – транспорт чарасының система, механизм һәм узеллары төзек булмавында.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында тагылмалы чит ил машинасы һәм кар автомобиле янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә үзәк янгын элемтәсе пунктында Ротор урамындагы 11нче йорт каршында «Пежо» автомобиле януы турында хәбәр алалар.

Урынга янгын сүндерүчеләр, табиблар, полиция хезмәткәрләре һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре килә.

Бу вакытта ялкын телләре чит ил машинасы һәм кар автомобилен камап алган була. Ут белән көрәшүчеләрне беркем дә каршы алмый.

Утны алты минут эчендә сүндерәләр, әмма транспорт чаралары тулысынча янып бетә. Ялкын телләре янәшәдәге йөк төягеч һәм «Лада Гранта» автомобиленә дә берникадәр зыян китерә.

Янгынның башлангыч сәбәбе – транспорт чарасының система, механизм һәм узеллары төзек булмавында.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot