news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вакцинация турында ялган QR-кодтан файдаланган өчен җинаять җаваплылыгы кертелә

Ялган сертификатны сатып алу, саклау яки аннан файдалану «Ялган документны белә торып сатып алу, саклау, илтү» маддәсе буенча квалификацияләнәчәк.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). 22 октябрьдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы чыкты. Аның нигезендә, коронавирустан вакцинация турындагы сертификат рәсми документ санала. Әлеге боерык бүген, 8 ноябрьдән үз көченә керә. Шуңа бәйле рәвештә, вакцинация турында ялган сертификат күрсәтүчеләрне җинаять җаваплылыгы көтә.

ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Ялган сертификатны сатып алу, саклау яки аннан файдалану «Ялган документны белә торып сатып алу, саклау, илтү» маддәсе буенча квалификацияләнәчәк. Әлеге маддә буенча иң зур җәза – бер елга кадәр иректән мәхрүм итү.

«Шул рәвешле, җәза чарасы көчәйтеләчәк һәм җинаятьчел гамәлләр исемлеге киңәйтеләчәк. Ялган документтан файдаланучы гражданнар гына түгел, ә документны охшатып ясаган, шулай ук аны сатып алган, саклаган һәм илтеп биргән затлар да җинаять җаваплылыгына тартылачак», - дип хәбәр итте Алексей Соколов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100