news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 12 кеше коронавирустан вафат булган

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 1069га җитте.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 12 кеше — җиде ир-ат һәм биш хатын-кыз Covid-19 коронавирусы корбаны булган.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 12 үлем очрагы расланган», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Covid-19 вирусыннан 1930, 1936, 1941, 1945, 1946, 1959 1961 елда туган ир-атлар үлгән. Вафат булган хатын-кызлар 1941 (ике очрак), 1947 һәм 1949 (ике очрак) елларда туган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, 8 ноябрьгә белешмә буенча, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 1069га җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100