news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Альберт Хәсәнов вафат

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы-прозаикка 82 яшь иде.

Язучы Альберт Хәсәнов вафат
https://www.instagram.com/soyuzpisateleyrt

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы-прозаик Альберт Хәсәнов вафат. Аңа 82 яшь иде. Бу турыда Татарстан Язучылар берлегенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Язучы Альберт Хәсәнов вафат. Урыны җәннәттә булсын», диелә бу хәбәрдә.

Язучы-прозаик һәм журналист Альберт Хәсәнов (әдәби тәхәллүсе – Альберт Ашыт) 1937 елның 1 декабрендә Татарстанның элекке Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туа. 1955 елда Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлап, берникадәр вакыт шул төбәктәге Кече Салабаш авылы мәктәбендә математика укытучысы булып эшләп ала.

1956–1961 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Лениногорск шәһәрендә «Ильич васыятьләре» газетасы редакциясендә – әдәби хезмәткәр, аннары шәһәр телестудиясендә һәм радиостудиясендә соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли. 1966 һәм 1967 елларда табигать һәм җәнлекләр турындагы хикәяләре тупланган «Озын аяк» һәм «Таң йолдызы» исемле ике китабы чыга.

1969 елның гыйнварында «Татбурнефть» трестының вышкалар монтажлау конторына производство бүлеге инженеры итеп билгеләнә. Нефтьчеләр тормышы турында «Байрак тапшыру», «Фәндәм фонды» кебек документаль повестьларын иҗат итә, «Бер сафта», «Юллар үргә илтә» дигән очерк җыентыкларын чыгара. 1990 елдан янәдән журналистлык хезмәтенә кайта: «Ватаным Татарстан» газетасының Әлмәт төбәге буенча үз хәбәрчесе вазифаларын башкара.

Альберт Хәсәнов 1985 елда «Дружба народов» журналында басылып чыккан «Несказанный свет» дигән повесте өчен журналның махсус бүләгенә лаек була, 1995 елдан Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100