news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике машина кара-каршы бәрелешкәннән соң, йөртүчене хастаханәгә озатканнар

Юл-транспорт һәлакәте Минзәлә районында Тулыбай авылы борылышында булган.

Татарстанда ике машина кара-каршы бәрелешкәннән соң, йөртүчене хастаханәгә озатканнар

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Минзәлә районында кичә кичке дүрт тирәсендә ике машина кара-каршы бәрелешә. Бер машинаның йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда авария шаһитлары хәбәр итә.

Кичә 16.00 сәгать тирәсендә Минзәлә районында Тулыбай авылы янында 12нче һәм 14нче модельле автомобиль кара-каршы бәрелешкән.

Йөртүчеләрнең берсе Чаллы хастаханәсенә китерелгән. Ул төрле имгәнүләр алган һәм аяк балтыры сынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100