news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородның Җәмигъ мәчете имамы Гомәр хәзрәт Идрисов вафат

Мөфти Камил Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән кайгы уртаклашты.

Түбән Новгородның Җәмигъ мәчете имамы Гомәр хәзрәт Идрисов вафат
https://www.instagram.com/kamilhazrat

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Күренекле һәм хөрмәтле мөселман дин әһеле, Түбән Новгородның Җәмигъ мәчете имамы Гомәр хәзрәт Идрисов вафат. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән хәзрәтнең туганнары һәм якыннары, бергә эшләгән хезмәттәшләре һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының хәсрәтен ихластан уртаклашам — алар олы югалту кичерде. Аларга сабырлык һәм ныклык телим. Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз», — дип яза мөфти.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Гомәр хәзрәт Идрисов, күренекле һәм хөрмәтле мөселман дин әһеле, Түбән Новгородның Җәмигъ мәчете имамы, бу дөньядан китеп барган. ТР МДН һәм шәхсән үз исемемнән хәзрәтнең туганнары һәм якыннары, бергә эшләгән хезмәттәшләре һәм ул Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының хәсрәтен ихластан уртаклашам - алар олы югалту кичерде. Аларга сабырлык һәм ныклык телим. Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз.

Публикация от Kamil Samigullin (@kamilhazrat)

news_right_1
news_right_2
news_bot