Башкорт шагыйре, Фатих Кәрим премиясе лауреаты Мәүлет Җамалетдин вафат булган

Баймак, Сибай интернат-мәктәпләрендә музыка укытучысы, Иске Сибай балалар музыка мәктәбе, Учалы районының Уральск бистәсендә музыка мәктәбе директоры булган язучыга 73 яшь иде.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Узган төндә күренекле башкорт шагыйре, язучы, журналист, музыкант, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Мортазин, Мөхәммәтша Бурангулов, Фатих Кәрим һәм Рәмзилә Хисаметдинова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Мәүлет Җамалетдин вафат булган. Аңа 73 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Мәүлет Җамалетдин — егермеләп китап авторы, «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән. Ул гомеренең соңгы елларында ул Учалы районының Буранчы бистәсендә яшәгән. Хезмәттәшләре сүзләренчә, «ул коронавирус инфекциясеннән соң сәламәтлеге какшау сәбәпле үлгән, соңгы көннәрендә реанимациядә булган», диелә бу хәбәрдә.

Мәүлетбай Җамалетдинов 1947 елның 5 мартында Башкортстан АССРның Учалы районы Аслай авылында туган. Уфа музыка училищесын тәмамлаган. Баймак, Сибай интернат-мәктәпләрендә музыка укытучысы булып эшләгән, Иске Сибай балалар музыка мәктәбе, Учалы районының Уральск бистәсендә музыка мәктәбе директоры була.

1987 елда Мәскәүдә Югары әдәби курслар тәмамлый. Учалы шәһәренең балалар музыка мәктәбендә һәм музыка училищесында курай классы буенча укыта. Шунда ук «Ирәмәл» башкорт халык үзәге белән җитәкчелек итә. 1991 елда ул Учалы язучылар оешмасының җаваплы секретаре була.

Уфада «Ватандаш» журналының баш мөхәррире урынбасары, 1997-2001 елларда Башкортостан Республикасы Корылтае дәүләт җыенының секретариат бүлеге мөдире булып эшли. Бу елларда ул Башкортстан дәүләт университетын тәмамлый, 2001 елдан «Агыйдел» журналының проза бүлеге мөдире булып эшли. Аннары яңадан кече ватанына кайта һәм Учалы язучылар оешмасын җитәкли.

Ул Казахстанда казах шагыйре Джамбул Джабаевның туган ягында узган Халыкара төрки шигърият фестивале лауреаты булган. Иҗатында еш кына Коръәнгә мөрәҗәгать иткән, изге китапның шигъри тәрҗемәләрен ясаган. Мәүлет Җамалетдин тәрҗемәсендә Коръән сүрәләрен шигъри интерпретацияләү китаплары басылган. Анна Ахматова, Василий Шукшин, Сергей Есенин һәм башка язучыларның әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән.