news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тәмәке тартып йоклап киткән ир-ат пешкән

Янгын Восстание урамында биш катлы йортта чыккан.

Казанда тәмәке тартып йоклап киткән ир-ат пешкән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»).Казанда биш катлы йорттагы фатирда урын-җиргә төшкән тәмәке төпчеге аркасында ир-ат янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич ашыгыч хезмәтләргә Восстание урамында урнашкан йорттагы фатирларның берсендә янгын чыгуы урында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы алган. Алар беренче каттагы фатирда янгын чыгуын хәбәр иткән.

Янгын сүндерүчеләр фатир хуҗасын йоклаган килеш тапкан. Махсус битлек кидереп ир-атны саф һавага алып чыкканнар һәм табибларга тапшырганнар. Матраска капкан утны сүндергәннәр.

Зыян күргән ир-атны Республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Аның аркасы, иң башлары һәм ботлары пешкән.

Янгын тәмәке тартканда сак булмау аркасында чыккан булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot