news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирустан җиде кеше үлгән

Ковид корбаннары арасында 1994 елда туган ир-ат та бар.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан җиде кеше үлгән, алар арасында 1994 елда туган ир-ат та бар.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Шулай итеп, 1939, 1941, 1943, 1958, 1994 туган биш ир-ат һәм 1938, 1958 елда туган ике хатын-кыз Covid-19 корбаны булган.

Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 788 кеше коронавирустан үлгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot