news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда билгесез кеше ир-атны юлга этеп чыгарганнан соң җинаять эше кузгатылды

Хәзер имгәнгән кеше хастаханәдә ята.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрдә Казанда Тукай урамында низаг вакытында билгесез кеше ир-атны юлга этеп чыгарган һәм аны автомобиль таптаткан.

Тикшерү ачыклаганча, бу хәл 5 октябрьдә кич булган. Әлегә билгесез кеше 27 яшьлек ир-атны Skoda автомобиле тәгәрмәче астына эткән. Хәзер имгәнгән кеше хастаханәдә ята.

«Үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый, шулай ук ир-атны юлга этеп чыгарган кешене эзлиләр, дип хәбәр итте Россия Тикшерү идарәсенең Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100