news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды

Республикада коронавирустан вафат булучылар саны 81гә җитте.

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын ике кеше вафат булды. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Казанда яшәүче 1944 елгы ир-ат Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе йоктырып, ике яклы пневмония белән вакытлыча инфекцион госпитальгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары кискенләшү аркасында аның хәле начарлана. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», — диделәр министрлыкта.

Ә Яшел Үзәндә яшәүче 1943 елгы хатын-кыз вируслы пневмония диагнозы белән район үзәк хастаханәсенә китерелә. Аның да кайбер хроник авырулары булган.

Республикада коронавирустан вафат булучылар саны 81гә җитте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100