news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан судмедэкспертиза бюросы башлыгы урынбасары Розалия Газизҗанова вафат

Судмедэкспертиза бюросы коллективы Розалия Газизҗанованың туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының суд-медицина экспертизасы бюросы башлыгы урынбасары Розалия Газизҗанова вафат булды. Бу хакта бюроның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, табиб-судмедэксперт Розалия Газизҗанова кичә, 53 яшендә вафат булган.

«Розалия Мөнировнаны бөтен кеше дә белә һәм ярата иде. Аның дуслары Татарстанда гына түгел, ә Россиядәге медицина җәмәгатьчелеге арасында да бик күп иде. Бик ярдәмчел, игелекле, бөтен гомерен медицинага багышлаган кеше», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Розалия Газизҗанова 1968 елның 11 гыйнварында туган. 1991 елда Казан дәүләт медицина институтына укырга керә, аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Хирургия буенча субординатура, суд медицинасы буенча интернатура уза. 1998 елда аны мәетләр экспертизасы буенча суд-медицина эксперты табибы вазифасына алалар, ә алты елдан соң ул оештыру-методика эшләре буенча җитәкче урынбасары була.

2014 елда кандидатлык диссертациясе яклый, шул елны ук «Юриспруденция» белгечлеге буенча Россия хокук академиясен (Мәскәү) тәмамлый.

Розалия Газизҗанова Татарстан Республикасында зур гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен юкка чыгарганда оператив штаб эшен оештыруда күп тапкырлар катнаша.

Розалия Газизҗанова Татарстан һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыкларының рәхмәт хатына, «Казанның 1000 еллыгы истәлеге» медаленә, «Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеменә ия. «Булгария» теплоходы һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә актив катнашканы өчен аңа Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «За содружество во имя спасения» һәм «XXV лет МЧС России» медальләре, Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы һәм Казанның Совет районы администрациясе башлыгының мактау грамоталары бирелгән.

Судмедэкспертиза бюросы коллективы Розалия Газизҗанованың туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Розалия Газизҗанова белән хушлашу иртәгә, 9:00 сәгатьтә бюро бинасының ишегалдында булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100