news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура 11 яшьлек кызын мыскыллаган һәм кыйнап торган гаиләне тикшерә

Баланы гаиләдән алганнар — хәзер ул «Забота» социаль приютында яши.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Прокуратура Алексеевск районында 11 яшьлек кызын мыскыллаган һәм кыйнап торган гаиләне тикшерә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Марттан башлап сентябрьгә кадәр Левашово авылында яшәүче хатын-кыз даими рәвештә үз кызын мыскыллап һәм кыйнап торган. Хатын-кыз бер җирдә дә эшләми һәм имин булмаган ата-аналар исемлегенә исәптә тора.

Кызны гаиләдән алып киткәннәр — ул хәзер «Забота» социаль приютында яши.

Прокуратура ни сәбәпле гаиләдә баланың хокуклары бозылуны тикшерә. Опека органнары һәм профилактика системасы да ведомство игътибарына эләккән.

Агентлыкка билгеле булганча, «Газаплау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Прокуратура аны үз контроленә алган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100