news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ир-атның руль артында хәле авырайган һәм ул вафат булган

Вафат булган ир-атка якынча 60 яшьләр.

Татарстанда бер ир-атның руль артында хәле авырайган һәм ул вафат булган
шаһитлар фотосы

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер ир-атның руль артында килеш хәле авырайган. Ул юл читенә төшеп киткән һәм вафат булган. Юл һаләкәте республиканың Питрәч юлында, Званка авылы тирәсендә килеп чыга.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына вакыйганың шаһитлары сөйләгәнчә, «Волга» автомобиле көтмәгәндә генә юл читенә төшеп китә. Машина янына тиз арада килеп җиткән кешеләр йөртүченең хәле авырлыгын аңлап ала.

«Ир-ат җиңел машинаның рулы артында утырган килеш вафат булды», — ди шаһитлар.

Вафат булган ир-атка якынча 60 яшьләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100