Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда соңгы табигый янгынны сүндереп бетергәннәр
Быел республикада гомуми мәйданы 14 254 гектарга якын булган 445 урман янгыны теркәлгән.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Баймак районында Ишмөхәммәт авылыннан җиде чакрым ераклыкта 620 гектар мәйданда урманнар яна иде. 20.35 сәгатьтә янгынны сүндереп бетерделәр. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.
«Төп эш локализация буенча барганга күрә, янгыннар бетте. Әгәр локализацияләмәсәк, безнең 50 мең гектар мәйданда урман янар иде. Янгын сүндерүчеләргә, шулай ук урман янгыннарын сүндерергә ярдм иткән кешеләргә зур рәхмәт», — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
2021 елгы янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле республикада гомуми мәйданы 14 254 гектарга якын булган 445 урман янгыны теркәлгән. Узган елда гадәттән тыш хәлләр ведомстволарына 4 653 гектар чамасы мәйданда 131 урман янгыны белән көрәшергә туры килде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз