news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры актеры Фазыл Насыйбуллин вафат

Өч бала әтисе булган артистка 44 яшь иде.

Әлмәт театры актеры Фазыл Насыйбуллин вафат
http://almetteatr.ru

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры актеры Фазыл Насыйбуллин вафат. Мәгълүматны театр җитәкчелеге раслады.

«Татарстанның атказанган артисты Фазыл Насыйбуллинның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 44 яшь иде. Өч бала атасы», — диде театрның мәгълүмат үзәге.

Фазыл Насыйбуллинның соңгы рольләре — үткән сезон премьералары «Микулай». «Көзге сере» һәм август аенда гына чыгарылган «Кайда минем илем?» спектакльләрендә. Театрдан Татарстанның халык артисты Рамил Минханов киткәч аның рольләре дә Фазыл Насыйбуллинга тапшырылган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100